Уважаемые гости!

УВАЖАЕМЫЕ ГОСТИ !

Вы зашли на сайт музыкального руководителя детского сада!

Если Вам интересна эта тема, я рада приветствовать Вас!

"... музыкальные педагоги существуют не для того, чтобы дрессировать детей для выступления на фестивалях или концертах перед взрослыми! У них другая цель: ДОСТАВЛЯТЬ МУЗЫКАЛЬНЫМИ ЗАНЯТИЯМИ УДОВОЛЬСТВИЕ ДЕТЯМ и, занимаясь с ними музыкой, делать их жизнь лучше и счастливее! Это и есть наша главная цель, а, может быть, даже МИССИЯ.

Если меня как детского педагога и одновременно родителя спросят: «Зачем нужна музыка вашему ребенку?», — я отвечу просто: хочу обогатить его жизнь музыкой. В современной школе и детском саду нет другого такого урока, на котором можно было бы улетать в другие миры, учиться чувствовать себя и других, общаться без слов, находить радость в коллективном творчестве. Дети преображаются на музыкальных занятиях: распахивают свои сердца, превращаясь в эльфов, понимающих язык ветра и цветов, умеющих видеть музыку и танцевать стихи — это и есть ответ на вопрос, зачем детям нужна музыка.


вторник, 2 сентября 2014 г.

Бакчабызда белем көне.
Зал бәйрәмчә бизәлгән.Балалар кереп ярым түгәрәкә басалар.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Нинди бүген ямьле бәйрәм, бүген Белем бәйрәме – 1 сентябр. Барча укучылар чәчәкләр тотып мәктәпкә баралар, ә бакча балалары – бакчага ашыгалар. Ләкин Белем бәйрәме бакчада да, һәм мәктәп укучыларда да.
1бала. Таң ата да, кояш чыга,
Кояшны сәләмли көн:
-        Саумы, кояш, сүнмәс учак!
Әссәламегалейкем!
2бала. Чәчәкләр тотып кулга,
Чыгабыз матур юлга,
Ашыгабыз барчабыз
Безне көтә бакчабыз.
3бала. Нинди ямьле бүген көн!
Йөгереп урамга чыгам.
Матур чәчәкләр тотып,
Бакчабызга ашыгам.
4бала. Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Кояшлы Белем көне.
5бала. Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җыр яме!
Рәхим ит, түрдән уз
Син, Белем бәйрәме.
“Бәйрәм бүген!” җыры.
6бала. Белем иле кайчак миңа,
Никтер, серле урман кебек,
Ә юллары кызыктырып
Гел чакырып торган кебек.
Тәрбияче. Җәйләр үтеп китте, балалар барсыда бакчага киләләр. Балачак – иң күңелле вакыт! Менә сез балалар бакчасына йөрисе. Сезнең күп вакытыгыз шушы матур. Якты бакчада үтә. Сезнең өчен монда бөтен шартлар тудырылган. Тәрбияче апалар сезнең барыгызны яраталар. Сез дә бакчаны яратасыз, шулай бит?
7бала:Яшәвебез дә шунда,
Ашавыбыз да шунда.
Көне буе мәш киләбез
Балалар бакчасында.
8бала. Кичкә кадәр ял итәләр
Балалар дисезме сез?
Без көне буе эшлибез
Шуны белмисезме сез?
Шулчак ишектән СЕРТОТМАС ҮРДӘК  килеп керә.
Балалар бакчасы? Ә-Ә-Ә!
Балалар бакчасын мин бик яхшы беләм!
Бакчада барысы да бар!
Шоколадлар, кәнфитләр,
Һәм бик күп китаплар.
Һәрбер агач ботагына
Уенчыклар эленгән.
Йоклар өчен түшәк кебек
Карават та җәелгән.
Йокың килсә, ят та йокла,
Ашыйсың килсә авызың ач.
Үзе төшә алмасы да,
Пешә хуш исле калач.
Менә шул ул балалар бакчасы, дөресме, балалар.
Балалар: Юк!
Үрдәк: (үпкәләп) алайса мин сезнең балалар белән уйнамыйм да.
Алып баручы: Әйдәгез, балалар, бакча турында үрдәккә җырлап күрсәтик.
 “Өйрәтәләр бакчаларда” җыры.
1.Битне-кулны юарга,
Кулга кашык тотарга
Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.
Биергә һәм  җырларга,
Көндезләрен йокларга
Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.
2.Күлмәкләрне кияргә,
Саф һавада йөрергә
         Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.
Чыныгулар үтәргә,
Һәм спортны яратырга
         Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.
3.Бәҗәк-кошлар карарга,
  Чүп үләнне танырга
Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.
Әкиятләр белергә,
Яттан шигырь сөләргә
Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.
Үрдәк: Мин хәзер балалар бакчасының нәрсә икәнен беләм инде. Монда балалар бик тату яшиләр икән, эш сөяләр, белем алалар икән.
Тәрбияче: үрдәк, ә синең балалар бакчасына йөрисең киләме?
үрдәк: Нәрсәгә?
Тәрбияче: Ничек инде нәрсәгә? Без бакчада санарга, рәсем ясарга, биергә, тату булырга, эш сөяргә, шигырьләр сөйләргә өйрәнәбез бит.
Үрдәк: Ә мин боларның барысын да эшли беләм, кирәксә үзегезгә биеп күрсәтәм.
Үрдәк бию.
Бию тәмамлануга ишектән ТАПКЫР БАБАЙ керә.
Тапкыр бабай. Исәнмесез, балалар. Сез мине таныйсызмы? Минем исемем – Тапкыр. Сезне тапкырлыкта, зирәклектә сынарга дип килдем. Сорауларыма дөрес җавап бирсәгез, капчыктагы бүләкләрем сезгә. Яшелчәләр турында табышмаклар.
1.     Турыйсың да турыйсың,  тураганда елыйсың. (Суган).
2.     Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр).
3.     Утыра бер чүлмәк өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә).
4.     Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге).
5.     Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. (Кәбестә).
Тапкыр бабай яшелчәләр капчыктан алып бирә. Яшелчәләр  җиләк-җимешләр белән буталган.
Тапкыр бабай: Балалар, ике төркемгә бүленегез һәм бер төркем яшелчәләрне сайлап корзинәгә җыя, икенче төркем яшелчәләрне корзинәгә җыеп куялар.
“Кем тизрәк” уен.

Бабай: Бигрәк җитезләр, уңганнар. Сезнең белән бик күңелле дә, кайтырга инде. Менә сезгә күчтәнәч калдырыйм  әле.

Паровозга утыралар.
Җитез балалар икәнсез,
Бик күп һөнәр беләсез.
Зирәк, матур уйларыгыз белән
Белем иленә керәсез.
Мин әле тагын килермен,
Хәзерләнеп  торыгыз.
Күп нәрсәләрәргә өйрәнегез,
Ә хәзергә хушыгыз!
Тәрбияче. Рәхмәт сезгә! Күчтәнечегезгә, сезнең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын килегез. Сау булыгыз.
Тәрбияче: Белем юлы – хезмәт юлы
Истән чыгармагыз шуны.
Котлы булсын Белем көне,
Аяз булсын Җиребез күге.
“Күңелле балачак” җыры.
Тәрбияче. Шуның белән бәйрәмебез тәмамланды.

Паровоз музыкасына балалар чыгып китәләр.

“Паровоз-букашка”